Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 96 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә авыручылар арасында балигъ булмаган ике бала булуы ачыкланган.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда яңа Covid-19 вирусының 96 очрагы теркәлгән, шуларның алтысы читтән кертелгән, калганнары контакт юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«33 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Чирләүчеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында ачыкланган, алар 30 кеше. 50дән 60 яшькә кадәргеләр 20 һәм 60тан 70 яшькә кадәрге 19 авыручы теркәлгән. Шулай ук балигъ булмаган ике бала коронавирус йоктырган.

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган, биредә 56 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Чаллы алда бара — 11 очрак, Балык Бистәсе районында  инфекцияле алты кеше теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 14 637 кеше авырды. Аларның 11 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 37се — узган тәүлектә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19