Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 99 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 197 кеше терелгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 41 963 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 99 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«51 кеше хастаханәгә озатылган, 48 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 48, Яшел Үзән районында — 11, Чаллыда — җиде, Биектау районында — алты, Түбән Кама районында — биш, Әлмәт районында — дүрт, Буа һәм Саба районнарында — өчәр, Чүпрәле, Спас һәм Тукай районнарында — икешәр, Кама Тамагы, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Нурлат һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 41 963 очрагы расланган, 35 327 кеше (шуларның 197се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 271 142 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 859 785 кеше икенче дозаны да алган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус