Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Бүгенге көндә республикада Covid-19 авыруыннан үлүчеләр саны 112 кешегә җитте.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан үлүе билгеле булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

1948 елда туган хатын-кызны коронавирус инфекциясенә шикләнеп йогышлы авырулар хастаханәсенә салганнар. Аның хроник авырулары да булган.

1953 елда туган ир-атны пневмония диагнозы белән хастаханәгә китергәннәр. Аның йөрәк авыруы булу сәбәпле, хәле тагын да катлауланган.

«Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсе буенча куелды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә.

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 авыруыннан үлүчеләр саны 112 кеше булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19