Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Республиканың 138 кешесе инфекция корбаны булды.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 чирен йоктырган тагын ике кеше вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

1941 елда туган ир-атны хастаханәгә яңа коронавирус инфекциясе белән салган булганнар, пациентның хроник авырулары була.

1956 елда туган тагын бер ир-ат хастаханәгә шулай ук пневмония белән салынган. Аның хәле башка авырулары кискенләшүе вакытында начарланган.

Республиканың 138 кешесе инфекция корбаны булды. Коронавирус тарала башлаганнан бирле республикада 10,4 меңнән артык кеше авырган, аларның 85е соңгы тәүлек эчендә авыру йоктырган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән коронавирус