Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын сигез кеше коронавирустан үлгән

Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 20 октябренә 885 булган.

Татарстанның тагын сигез кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Алар биш хатын-кыз һәм өч ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирустан үлүнең сигез очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Covid-19 вирусыннан 1933, 1951, 1956, 1961 һәм 1962 елларда туган хатын-кызлар; 1945, 1951 һәм 1960 елларда туган ир-атлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 20 октябренә 885кә җиткән.

 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән коронавирус ковид-19