Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 100 яңа очрагы ачыкланган

Кичә 14 100 кеше прививка ясаткан.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 100 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында ике очрак читтән кертелгән һәм 98е аралашу юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Утыз ике кеше хастаханәгә урнаштырылды, 68е өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, башкалада авыруны 47 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның 24 очрагы ачыкланган, Түбән Кама районында җиде кеше чирли. Инфекцияләнгән кешеләр республиканың 13 муниципалитетында ачыклана.

Шулай итеп, 2021 елның 11 октябренә булган мәгълүматлар буенча, төбәктә пандемия башланганнан бирле рәсми рәвештә авыруның 27 936 очрагы расланган. Татарстанның 23 627 кешесе, шул исәптән 15е — узган тәүлектә, савыккан.

Татарстанда барлыгы 1 121 845 кеше коронавирустан вакцина алды. Шул ук вакытта кичә 14 100 кеше прививка ясаткан. Республиканың 968 484 кешесе ике дозалы вакцина кадаткан.
 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19