Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда туры эфирда коронавирусның баш миенә йогынтысы турында сөйләячәкләр

Аны Татарстанның Коронавируска каршы көрәш оператив штабы һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында карарга мөмкин булачак.

Иртәгәгә, 12 гыйнварда, «Нейроковид: вирус баш миенә ничек йогынты ясый?» темасына туры эфир була. Белгечләр Татарстанда яшәүчеләргә ковидтан соң нерв системасына начар йогынтыны ничек киметү турында сөйләячәк.

Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның атказанган табибы Эдуард Якупов баш авыртуы һәм когнитив тайпылышларны ничек җиңәргә, шулай ук коронавирустан соң тормыш сыйфатын артту турында сүз алып барачак.

Әңгәмәнең модераторы сыйфатында Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак.

Туры эфир 11.00 сәгатьтә башлана. Аны Татарстанның Коронавируска каршы көрәш оператив штабы һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында карарга мөмкин булачак.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус туры эфир