Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 38 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 19 310 очрагы расланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте, Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланды.

Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 13 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә.

Казанда – 17, Чаллыда – 8, Бөгелмә районында – 3, Менделевск һәм Азнакай районнарында – икешәр, Актаныш, Лениногорск, Лаеш, Сарман, Чирмшән һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган. Covid-19 авырулары барлыгы 11 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 19 310 очрагы расланган. Татарстанда барлыгы 16 111 кешесе ковидтан сәламәтләнгән, шул исәптән 49ы - узган тәүлектә.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19