Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Коронавирус инфекциясе эләктергән яки әлеге авыруны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 2,2 мең кешене табиблар күзәтеп тора.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлде, шул рәвешле республикада әлеге инфекцияне йоктыручыларның гомуми саны 23 516 кешегә җитте», — дип хәбәр итте ул.

Коронавирус инфекциясе эләктергән яки әлеге авыруны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 2,2 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков соңгы тәүлектә Татарстанда 35 кешенең терелүен, барлыгы 20,9 мең кешенең коронавирус инфекциясен кичерүен искәртте.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19