Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 54 кеше коронавирус йоктырган

18 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 54 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше вирусны республикадан читтә, 51 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

«18 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Авыручылар саны буенча антирейтинг лидерлары — Казан (18 очрак) һәм Чаллы (13 очрак). Өченче урында Нурлат районы, монда сигез кеше авырган, ә Тукай районында дүрт очрак ачыкланган. Аксубай районында өч, Зәй һәм Түбән Кама районнарында икешәр авыру очрагы теркәлгән. Актаныш, Алабуга, Лениногорск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше авырган.  

Пандемия башланганнан бирле, республикада 26 641 кеше авырган. 23 023 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 39 пациент терелгән.

Татарстанда яшәүче 1 068 943 кеше вакцина ясаткан, аларны 932 658е икенче прививканы да алган. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус