Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 79 коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган

Балтачта тагын бер кешедә короновирус инфекциясе табылган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте узган тәүлектә республикада 79 кешедә Covid-19 коронавирусы табылды, икесе читтән кертелгән, калганнары авырулар белән аралашу сәбәпле йоктырылды. Егерме алты кеше хастаханәләргәгә урнаштырылды, 53 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә.

Инфекцияне йоктыручылар иң күбе 30дан 50 яшькә кадәр һәм 50дән 60 яшькә кадәр булган кешеләр арасында күзәтелә - 21, шулай ук 60тан 70 яшькә кадәргеләрдә 20 авыручы теркәлгән.

Казанда узган тәүлектш вирус йоктыручылар саны кискен арткан 30дан 52гә җиткән. Яшел Үзән районында - 6, Яр Чаллыда һәм Буада дүртәр, Биектауда - 3, Бөгелмә, Апас, Питрәчтә икешәр, Лениногорск, Лаеш, Кукмара һәм балтачыбызда берәр очрак теркәлгән. Барлыгы Covid-19 авырулары 12 муниципаль берәмлектә ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 16 789 очрагы ачыкланып, 13 427 кешесе, шул исәптән 118е узган тәүлектә терелгән. 27 118 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 3 118), шулардан 5 472 кешегә икенче дозаны да ясаткан. 81 122 комплект дозаның 33,4% ы файдаланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19