Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның йөз яңа очрагы ачыкланган

Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирусның 41 864 очрагы расланган.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 100 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән кертелгән, калганнары – контактлы очрак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Утыз бер кеше хастаханәгә салынды, 69 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 68 кеше чир йоктырган. Чаллыда — сигез, Түбән Кама районында алты очрак теркәлгән. Барлыгы 15 муниципалитетта чир йоктыру очраклары ачыкланган.

Шулай итеп, 2021 елның 22 декабренә булган мәгълүматлар нигезендә, республикада пандемия башланганнан бирле рәсми рәвештә авыруның 41 864 очрагы расланган. Татарстанның 35 130 кешесе, шул исәптән 214 кеше узган тәүлектә, савыккан.

Татарстанда барлыгы 2 267 140 кеше вакцина алган, бер көн эчендә прививка ясатучыларның саны 3 223 кеше тәшкил иткән. Ике дозаны да 1 859 124 кеше ясаткан.
 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19

2
X