Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә Сovid-19 инфекциясенең 161 очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында республикада 41,1 меңнән артык кеше коронавирус белән авырган, 34,2 меңгә якын кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 66 кеше, чирләп терелгән.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 161 очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне республикадан читтә, калганнары авырулар белән аралашудан йоктырган.

«68 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 93 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Авыручыларның яртысыннан артыгы Казанга (83) туры килә. Чаллыда 25 кеше авырып киткән. Районнар арасында антирейтингны Яшел Үзән алган — анда 8 кеше чир йоктырган.

Пандемия вакытында республикада 41,1 меңнән артык кеше коронавирус белән авырган, 34,2 меңгә якын кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 66 кеше, терелгән.

Барлыгы 2,2 миллионнан артык татарстанлыга вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш 7 002), шуларның 1,8 миллионы икенче прививка алган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус