Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә яңа төр таҗлы вирусын 21 кеше йоктырган

Бүген матбугат конференциясендә Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова коронавирус белән авыручылар арасында Балтач районыннан бер кеше бар, дип хәбәр итте.

Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова брифингта хәбәр иткәнчә бу чирләүчеләрнең 8е читтән кайткан, 13е алар белән элемтәдә булучылар. Аларның 10сы сырхауханәләргә урнаштырылган, калган 11е җиңелчә, авыруны симптомнарсыз гына кичерә, өй шартларында дәваланалар.

Авыручылар яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 1
18дән 30га кадәр – 3
30дан 50гә кадәр – 5
50дән 60ка кадәр – 4
60тан 70кә кадәр – 7
70тән 80гә кадәр – 1

Торак пунктлар буенча:⠀
Казан – 8⠀
Яр Чаллы – 5⠀
Лаеш райоын – 2⠀
Азнакай районы – 1⠀
Балтач районы – 1⠀
Буа районы – 1⠀
Мамадыш районы – 1⠀
Саба районы – 1⠀
Тәтеш районы – 1

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус