Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда вакциналау буенча телеграмм-бот эшли башлады

Телеграм-ботның инициаторы һәм эшләүчесе - «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Татарстанда Covid-19дан вакцинацияләү буенча телеграм-бот эшли башлады. Аның ярдәме белән республика халкы үз шәһәрләрендә һәм районында вакцинацияләүнең якындагы пунктын таба, вакцинациягә языла, вакциналар турында иң еш бирелә торган сорауларга җавапларны өйрәнә, шулай ук якыннары һәм дуслары белән мөһим мәгълүмат белән уртаклаша ала.

"Сәламәт булыйк!" телеграм-ботына керү өчен сезгә сылтама буенча күчәргә кирәк яки телеграм-каналының эзләү юлында vaccine_rt_bot дип язарга кирәк.

Телеграм-ботның инициаторы һәм эшләүчесе - «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев республика халкына вакциналаштыру мөмкинлекләре турында төрле яклап мәгълүмат бирү — төп бурыч, дип ассызыклады.

«Без кешеләрне дөрес, объектив һәм кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итәргә тиеш, алар мәгълуматны өйрәнеп, прививканы ясау турында карар кабул итә алчын өчен. Мәгълүматны алу һәркем өчен дә мөмкин, оператив һәм гади булуы үтә дә мөһим - телеграм кулланучысы хәзер бер чиерттерү юелән вакциналар турындагы төп сорауларга җавап алу мөмкинлегенә ия», — дип билгеләп үтте Сәлимгәрәев.

Телеграм-бот файдаланучыларга үз районында вакциналау пунктларын табарга мөмкинлек бирә. Моның өчен исемлектә үз шәһәреңне яки бистәңне сайларга кирәк — җавап итеп бот вакцинация пунктлары исемлеген һәм эш сәгатьләрен күрсәтәчәк.

Бот аша кулланучылары вакциналауга языла алалар - сервис моны дәүләт хезмәтләре порталына күчеп яки кайнар линиягә шалтыратып эшләргә мөмкинлек бирә.

Вакцина ясату турында еш бирелә торган сораулар исемлегенә иң еш бирелә торган 11 сорау һәм аларга җаваплар тәкъдим ителә: прививканың ничек ясала, авыртуны ияртү куркынычы зур булган төркемнәрдә кемнәр булуы, прививкага организмның мөмкин булган реакцияләре.

Дәүләт Думасы депутаты, 20 еллык стажы булган табиб Айрат Фәррахов сервисны уңай бәяләде.

«Телеграм-ботны барлык дусларыма һәм якыннарыма тәкъдим итәм. Татарстанлыларны вакцинация турында күбрәк белү өчен сервистан файдаланырга чакырам. Карарны һәркем үзе кабул итә, монда мәҗбүр итүгә урын юк. Без кайбер илләрнең инфекциянең дүртенче дулкынын кичерүен беләбез. Кайбер галимнәр раслаганча, бу инфекция безнең белән мәңгегә калачак. Шул ук вакытта без төрле чыганакларда һәм социаль челтәрләрдә дөрес түгел, фейклар һәм вакциналар турында абсурд мәгълүмат таратуларын күзәтүне дәвам итәбез. Минемчә, бу иҗтимагый куркыныч гамәл. Дәүләтнең бурычы - һәр кешегә тулы, дөрес, актуаль мәгълүмат җиткерү. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, үз сәламәтлегегезгә җаваплы карагыз!"- дип нәтиҗә ясады Фәррахов.

Тулырак: ТИ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакциналау телеграмм-бот