Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡☣ Татарстанда янә 30 кешедә коронавирус табылган

COVID-19 инфекциясен йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә.

Татарстанда тәүлек эчендә 30 кеше коронавирус белән зарарланган, шуларның өчесе – читтән кертелгән. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 21 июльгә Татарстанда 5 278 COVID-19 очрагы теркәлгән, 4 139 кеше сәламәтләнгән, шуларның 35е – узган тәүлектә.

Вирус йоктыручылар Казанда – 9; Яр Чаллыда – 4; Әлмәттә – 2. Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнарында – өчешәр; Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Саба һәм Тукай районнарында – берешәр кеше исәпләнә.

Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 10, 60тан 70кә кадәр – 5, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 4, 18дән 30 яшькә кадәр – 4, 18 яше тулмаган 2 балада, 70тән 80 яшькә кадәр 3 һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәр 2 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.

Коронавирус беркая да китмәде, ул безнең арада... Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус