Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡☣ Татарстанда янә 32 кешедә коронавирус табылган

COVID-19 инфекциясен йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә.

Татарстанда тәүлек эчендә 32 кеше коронавирус белән зарарланган, барысы да элемтә юлы белән. 5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 13 июльгә Татарстанда 5 029 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3 906 кеше сәламәтләнгән, шуларның 30ы – узган тәүлектә.

Вирус йоктыручылар Казанда – 16; Яр Чаллы, Әтнә һәм Яшел Үзәндә – 3. Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше исәпләнә.

Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 12, 60тан 70кә кадәр – 7, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 6, 18дән 30 яшькә кадәр – 4, 18 яше тулмаган 1 балада һәм 70тән 80 яшькә кадәр 2 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.

Коронавирус беркая да китмәде, ул безнең арада... Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус