Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда янә антирекорд куелган – 2979, шул исәптән Балтачта 8 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 65 705 очрагы расланган, 44 848 кеше (шуларның 1169ы – узган тәүлектә) терелгән.

Татарстан Республикасында узган тәүлектә пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд теркәлде — 2979 кеше чир йоктырган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шуларның 318е — 18 яшькә кадәрге балалар.

«207 кеше хастаханәгә озатылган, 2772 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 1189, Чаллыда — 416, Әлмәт районында — 155, Чистай районында -127, Балтачта 8 очрак ачыкланган. Коронавирус очраклары республиканың барлыгы 45 муниципалитетында теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 65 705 очрагы расланган, 44 848 кеше (шуларның 1169ы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 432 627 кеше (шуларның 2 545е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 896 321 кеше икенче дозаны да алган. 217 326 кеше ревакцинация узган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус