Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда яшәүче һәр 35нче кеше рак авыруыннан җәфалана

Бүгенге көндә республика клиник онкология диспансерында якынча 110 мең кеше исәптә тора.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасында яшәүче һәр 35нче кешедә яман шешнең төрле формалары бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

“Татарстан Республикасында яшәүче һәр 35нче кеше онкологик авырудан интегә. Республика клиник онкология диспансерында бүгенге көндә якынча 110 мең кеше исәптә тора. 2017 ел белән чагыштырганда авыручылар саны артты. Бу күрсәткечләр онкологик авырулардан интеккән кешеләрне ачыклауга карап үзгәрә”, - диде Марат Садыйков.

Идел буе федераль округының баш онкологы, КДМА ректоры Рөстәм Хәсәнов 2017 ел күрсәткечләре белән 2018 елныкын чагыштырып күрсәтте. Онкологик авырулардан интеккән кешеләр саны аларда бу яман авыруны ачыклау процессы яхшыру белән бәйле. “2017 елның мәгълүматлары буенча Татарстанда һәр 37нче кеше рак авыруыннан интеккән.

2018 елда бү күрсәткечләр үзгәрде. Бүгенге көндә республикада бу яман авырудан һәр 35нче кеше җәфалана. Нәрсәгә бәйле бу? Онкологик авырулардан интеккән кешеләрне ачыклау процессы яхшырды. Без оешмаларда дәвалау-профилактика һәм планлы диспансерлаштыру чараларын күрә башладык”, - диде Рөстәм Хәсәнов.

Шулай ук республикада уртача гомер озынлыгы да арткан. “Урта яшьтәге халыкның артуы белән шул кешеләрдәге хроник авырулар саны да артты. Бу инде кешенең биологиясе”, - дип аңлатты Рөстәм Хәсәнов.

 

Фото: архив ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рак