Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда1006 кеше яңа таҗлы вирустан дәвалануга мохтаҗ

12 июньгә Татарстанда барлыгы 3823 COVID-19 очрагы теркәлгән, шуның 49ы соңгы тәүлеккә туры килә.

Узган тәүлектә Татарстанда 49 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның берсе – читтән кертелгән, 48е – аралашу нәтиҗәсе. 14 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 35 кеше өйдә дәвалана, аларның хәлләре җиңел дип бәяләнә.

12 июньгә Татарстанда барлыгы 3823 коронавирус йоктыручы теркәлгән, 2806 кеше, шул исәптән 21е узган тәүлек эчендә инде сәламәтләнгәннәр. 1006 кеше дәвалауга мохтаҗ, дип хәбәр итә коронавируска каршы көрәш штабы.

Утыз яшьтән илле яшькә кадәр 18 кеше, 60тан 70кә кадәр - 12, 50-60 яшь аралыгында - 9, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 6 һәм балигъ булмаган бер бала коронавирус белән чирләве билгеле.

Бүгенгә Казанда 22 кеше әлеге инфекцияне йоктыруы ачыкланган. Яр Чаллыда - 14, Чирмешәндә - 3, Яшел Үзән, Әлмәт, Әтнәдә икешәр, Биектау, Алабуга, Түбән Кама һәм Нурлатта берәр кешедә COVID-19 расланган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 яңа таҗлы вирус