Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡ ️ ☣ ️Татарстандатагын ике кеше covid-19дан вафат булган

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны егермегә җитте.

Беренче очракта Югары Ослан районында яшәүче 1954 елда туган хатын РКБга ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан 2 июньдә китерелгән була. Ул шул ук көнне Казан шәһәренең 16нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән салынган. Күп кенә хроник авырулары булган. 18 июньдә сулыш алуы авырлашу сәбәпле, реанимация бүлегенә күчерелгән, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Әмма 29 июньдә вафат булган.

Икенче очракта 29 июньдә Түбән Кама район  үзәк  күппрофильле  хастаханәсенә Түбән Кама районында яшәүче коронавирус белән авручы китерелгән. Анда COVID-19 инфекциясе китереп чыгарган уртача авырлыктагы вирус пневмониясе булган. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан тилмергән. 6 нчы июльдә вафат булган.

Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган.

Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус