Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанга тагын 1,9 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган

Авыру йоктыру куркынычы зур булган төркемнәргә прививканы республиканың 56 медицина учреждениесендә ясыячаклар.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының икенче партиясе кайтарылды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Бүген без тагын 1,9 мең доза алдык», - диде белгеч.

Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, хәзер медицина хезмәткәрләрен вакциналаштыралар, ләкин килгән партия авыру йоктыру куркынычы зур төркемдәге кешеләргә кампанияне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Кергән партияләрне ел ахырына кадәр тотып бетереп булыр дип планлаштырыла.

 

«ПЦР методы яки антитәнчекләрне ачыклауга тикшерү кирәклеген исәпкә алып, бу шактый авыр процесс. Һәрхәлдә, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң вакцинаның икенче компонентын кертүне дәвам итү өчен, алынган партияләрне ел дәвамында тәмамларга планлаштырабыз», - дип искәртте эпидемиолог.

Авыру йоктыру куркынычы зур булган төркемнәрне Татарстанның 56 медицина учреждениесендә вакциналаштырачаклар, вакциналарны урыннарга илтү башланды инде.

Элегрәк «Татар-информ» республикада «Спутник V» препаратын вакциналаштыру башлануын хәбәр иткән иде.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус