Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанлылар Covid-19дан куркып инсультны дәвалаудан баш тарта башладылар

Тромб булган пациентны инвалидлык яки үлемнән саклап калу өчен, махсуслаштырылган ярдәмне беренче өч яки дүрт сәгать эчендә күрсәтергә кирәк.

Татарстан халкы, Covid-19 коронавирусы йоктырудан куркып, инсульттан дәваланудан баш тарта башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-ангионеврологы, КДМУның неврология, нейрохирургия һәм белгечләрне һөнәри әзерләү факультеты профессоры Динә Хәсәнова сөйләде.

«Бездә коронавирус эпидимиясе вакытында ай саен ашыгыч ярдәм аша госпитализацияләүдән баш тарту очраклары арта. Кызганычка каршы, инсультлар саны кимеми. Мөрәҗәгатьләрнең 300гә кимрәк булуы – бу инсульт симптомнары белән 300 кеше өйдә калды дигән сүз. Һәм алар адекват ярдәм алмады", - дип ассызыклады спикер.

Татарстанда бер ел эчендә инсульт белән 18 мең мөрәҗәгать теркәлә. Динә Хәсәнова сүзләренчә, коронавирус пандемиясе аркасында соңгы айларда мондый чакырулар саны кими бара.

Белгеч, госпитализацияләнүдән баш тарткан яки ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән республика халкы инсультның нәтиҗәләрен киметү мөмкинлеген тормышка ашырмаган, дип саный. Чөнки табибларга еш кына баш мие кан әйләнеше бозылган яки инсультның җиңел формаларын кичергән кешеләр мөрәҗәгать итми.

"Сөйләмнең кинәт бозылуы, кулда көчсезлек, аяк яки кул ою, йөзнең асимметриясе. Интенсивлыгы буенча каты итеп, башка бәргән сыман яисә кайнар су койган кебек итеп баш авырту. Мондый билгеләр барлыкка килгәндә шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк",-дип ассызыклады белгеч-ангионевролог.

Инсульт инвалидлык һәм үлем куркынычы югары булган авыруларга карый. Хәсәнова медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткәндә 100 пациентның 93-95 очрагында коткарып калып булуын әйтте. Әмма моның өчен симптомнар барлыкка килгәннән соң беренче өч яки дүрт сәгать эчендә ярдәм күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инсульт коронавирус