Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанлыларга "кызыл" зонада эшләүче табибларның көндәлек тормышлары турында сөйләячәкләр

Турыдан-туры эфир вакытында табиб, ни өчен коронавирус белән хәлнең яхшыруы турында сөйләргә иртәрәк булуын аңлатачак.

Ковид-19 инфекциясеннән дәвалаучы госпитальләрдә табибларның эш көннәре турында 31 мартта Covid-19 таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабының һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Instagramдагы аккаунтларында туры эфир булачак.

Трансляциядә беренче тапкыр табиб Сәяр Сираҗетдинов катнашачак, ул ел буе «кызыл» зонада эшләгән.

Табиблар ничек  стрессны җиңә, пандемияне җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк, ни өчен ковид белән бәйле хәлнең яхшыруы турында сөйләргә иртәрәк әле, — бу һәм башка сорауларга җаваплар эфир вакытында яңгыраячак.

Әңгәмәнең модераторы - ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Трансляция 11: 00 сәгатьтә башлана.

Трансляциягә сылтамалар: https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan, https://instagram.com/minzdravrt

Тулырак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус туры эфир ковид-19