Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстаннда авыру ияртү куркынычы зур булганнарга коронавирустан язга кадәр прививка ясарга планлаштыралар

Республикада "Спутник V" вакцинасын кадый башладылар инде, «Эпиваккорон» вакцинасын 2021 ел башында кайтарылыр дип көтәләр.

Covid-19 коронавирусыннан прививканы Татарстанда яшәүче барлык авыру ияртү куркынычы зур булган төркем вәкилләренә 2021 елның мартына кадәр ясарга планлаштыралар. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Беренче чиратта авыру ияртү куркынычы зур булган төркеменә керүчеләргә прививка ясалачак. Алга таба бу вакцинаны җитештерү куәтләреннән һәм Россия Федерациясе субъектларына китерелүдән бәйле рәвештә,  вакцина ясау күләме дә артачак. Март аена кадәр авыру ияртү куркынычы зур булган төркемндәгеләрне мөмкин кадәр күбрәк колачларга өметләнәбез".

«Эпиваккорон» вакцинасы гражданлык әйләнешенә кергән һәм 2021 ел башында аның Татарстанда килүе көтелә. "Спутник V" инде республикага 2,9 мең доза китерлгән, шуларның 2 меңгә якыны кичә килгән. Аның белән инде медицина хезмәткәрләренә прививка ясый башладылар, - дип билгеләп үтте Авдонина.

"Вакцина кадау процессының әле башлангыч этабы гына. Пациентлар төркемен туплауны исәпкә алып, башлангычыбыз шактый акрын ишәер. Без ике-өч атна дәвамында гражданнарныга прививка ясарга планлаштырабыз", - дип аңлатты ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

Беренче чиратта медицина хезмәткәрләрен, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен, транспорт хезмәткәрләрен вакцинацияләячәкләр. Шулай ук Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән кайбер хезмәтләр һәм һөнәр ияләре, дип аныклады Яркәева.

Тулырак: ТИ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина Спутник V