Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тавышсыз-тынсыз эпидемия яки картайган саен кеше ник кечкенәя?

Остеопороз хакында һәм дәвалану ысулларын сорап газетабызга еш мөрәҗәгать  итәләр

Остеопороз,  халыкча әйтсәк, “тавышсыз-тынсыз эпидемия” еллар дәвамында кеше организмында үзен берничек тә сиздерми генә яшәп, көчәеп килә дә, бер көнне килеп адәм баласын зур сынау алдына куя: аның сөякләре чамадан тыш нәзбереккә әверелә, алар хәтта гадәти генә хәрәкәттән дә сынарга мөмкин. Әлеге чир хакында һәм дәвалану ысулларын сорап газетабызга да еш мөрәҗәгать  итәләр. Әлеге үтенеч  уңаеннан, гомумпрактика табибы Альфир Рифкать улы Йосыповка мөрәҗәгать иттек.

– Альфир Рифкатович, остеопорозның беренче билгеләреннән башлыйк әле?

– Бу чир борын-борын заманнардан ук билгеле булган. Мисыр мумияләре сөякләрендә үк остеопорозга хас үзгәрешләр булуы ачыкланган. Ә чирнең үзенчәлекләре турында язу һәм диагноз кую исә 19нчы гасырда теркәлгән. Чирнең төп билгесе, әлбәттә, сөякләрнең уалучан булуы, зур булмаган травма вакытында да аларның сынуы. Мәсәлән, аз гына уңайсыз кузгалу, борылу һәм кайчак хәтта кинәт төчкерү дә сөяк сынуга китерергә мөмкин. Остеопороз, нигездә, өлкән яшьтәгеләрдә очрый, ләкин хәвеф төркеменә керүче кешеләрдә ул иртәрәк тә башланырга мөмкин. Боларга төрле авырулар аркасында гормональ препаратлар кабул итәргә мәҗбүр булучылар (мәсәлән, преднизалон яки башка глюкокортикостероидлар) керә. Шулай ук тәмәке тартучылар, спиртлы эчемлекләр кулланучылар, дөрес туклануга төкереп бирүчеләр, түбән физик активлык белән яшәүчеләрне дә хәвефле төркемгә кертергә мөмкин булыр иде. Шунысы да бар, гәүдә авырлыгы 57 килограммнан кимрәк булган ябык кешеләр арасында да остеопороз чире ешрак теркәлә. Моннан тыш, нәселдәнлек тә зур роль уйный. Әгәр дә якын туган-тумачаларыгыз арасында “перелом шейки бедра” теркәлгән икән, киләчәктә аларның балаларында, яшьләре өлкәнәйгәч, шундый ук сыну очрагы күзәтелергә мөмкин.

– Остеопороз ир-егетләрдә ешрак очрыймы, әллә хатын-кызлардамы?

 – Остеопорозның хатын-кызлар арасында чагыштырмача киң таралуы эстроген гормоны җитешмәү белән бәйле, ләкин ул ир-егетләр арасында да очрый. Статистика буенча яше 50дән узган һәр өченче хатын-кызда һәм һәр дүртенче ир-егеттә остеопороз билгеләре бар. Ир-егетләр арасында әлеге хәвефле факторның киң таралуы тәмәкегә һәм спиртлы эчемлекләргә бәйле.

– Авы­ру­ны ни­чек бул­дыр­мый ка­лыр­га?

– Ур­та­ча 25 яшь­тә сө­як үсү тук­та­ла һәм бу яшь­тә сө­як авыр­лы­гы­ның юга­ры нок­та­сы фор­ма­ла­ша. Нәкъ ме­нә үсеш чо­рын­да "ю­га­ры пик"­ны фор­ма­лаш­ты­ру өчен бар­лык көч­не ку­яр­га ки­рәк. Бу чор­да тук­ла­ну­га ае­ру­ча игъ­ти­бар итү за­рур. Һәр­кем көн­гә 1-2 ста­кан сөт, ке­фир, йо­гырт яи­сә 100 грамм эрем­чек яки сыр кул­ла­ну­ны га­дәт­кә кер­тер­гә ти­еш. Сөт про­дукт­ла­рын­нан тыш каль­ций шпи­нат һәм брок­ко­ли­да, кә­бес­тә­нең баш­ка төр­лә­рен­дә, фа­соль, чик­лә­век­ләр, соя, яшел пет­руш­ка, ал­ма, апель­син, то­мат со­гын­да бар. Сө­як­ләр­нең ми­не­раль ба­лан­сын тәэ­мин итү өчен фос­фор, маг­ний, фтор, ти­мер, цинк, мар­га­нец, ба­кыр, шу­лай ук С һәм К ви­та­мин­на­ры ки­рәк. Без­нең ра­ци­он­га бу мат­дә­ләр ба­лык, диң­гез про­дукт­ла­ры, ит, йо­мыр­ка, сы­ра чүп­рә­се, көр­пә, но­гыт бор­ча­гы, чик­лә­век­ләр, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш һәм яшел тәм­ләт­кеч­ләр бе­лән ке­рә.

– Остеопорозны дәвалау буенча бирелгән киңәшләрнең барсында да диярлек кальций препаратлары кабул итү тәкъдим ителә. Ә менә бөерендә таш булган кешеләргә нишләргә? Аларга кальций кабул итәргә ярыймы икән?

– Кальций препаратларын бәвел юлларында таш булган кешеләргә дә кулланырга мөмкин. Әлбәттә, аларга даими рәвештә үзләренең халәтләрен тикшереп-контрольдә тотарга кирәк: урологка күренергә, бөерләрен УЗИ аппаратында тикшертеп торырга һ.б. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре шуны дәлилли: сөт һәм сөт продуктларыннан баш тартучы кешеләрдә, киресенчә, бәвел юлларында таш булу очраклары ешрак теркәлә икән.

– Остеопороздан тулысынча дәвалану мөмкинме?

– Әгәр дә ул билгеле сәбәп аркасында килеп чыккан икән, мәсәлән, кеше гормоннар кабул итә икән, әлеге препаратны кабул итүне туктаткач, сөяк сыну хәвефе дә кимиячәк. Чөнки хәвефле фактор юкка чыга һәм чир артка чигенә. Ә менә менопаузадан соң барлыкка килүче остеопороз булганда, үзегез дә аңлап торасыз, чирне барлыкка китерүче сәбәп саклана һәм ул гомер буена арттан калмаячак. Чарасы шул гына – кеше озак вакытлар дәвамында табиб киңәшләрен үтәп, дәвалануын дәвам итеп яшәргә тиеш булачак. Үзе­гез бел­дек­ле­лә­неп дә­ва­лан­ма­гыз, та­биб ки­ңәш­лә­рен то­ты­гыз.

P.S. Менапаузадан соң хатын-кыз беренче  өч елда берәр килограмм кальций  югалта.

Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Остеопороз