Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Түбән Камада һәм Яшел Үзәндә коронавирус йоктыру очраклары кисәк арткан

Узган тәүлектә Татарстанда 40 кешедә COVID-19 тбылган

Бүгенгә  Татарстанда COVID-19инфекциясен йоктырган 40 кеше табиблар күзәтүе астына алынган. Кырык очракның берсе дә читтән кертелгән түгел. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 32 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның яше бүгенгә түбәндәгечә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 15, 50 яшьтән 60ка кадәр - 14, 60тан 70кә кадәр - 6, 70-80 яшьлек - 3 һәм 18яшьтән 30 яшькә кадәр ике кеше.

Авыручылар географиясенә күз салсак, Яр Чаллы һәм Түбән Камада вирус йоктыручылар кискен арткан: Яр Чаллыда - 12, Түбән Камада - 11, Казанда - 11, Тукай районында - 2, Азнакай, Әлмәт, Биектау, Лениногорск, Питрәчтә берәр кеше әлеге чирне йоктырган.

21 июньгә Татарстанда барлыгы 4192 COVID-19 очрагы теркәлгән. 3059 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32се узган тәүлектә. Дәвалануга мохтаҗ  1121 кеше тәшкил итә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус