Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Түбән Кенәдәге күпфункцияле үзәккә - 100 мең сум

Районның әле бер, әле икенче авылында халыкны сөендергән мондый тантаналар еш булып тора. Я яңа социаль үзәк, я ФАП ачыла, я яңа юллар төзелә. Түбән Кенәгә күпфункцияле үзәк ачу тантанасына җыелдылар.

Аны «Сельхозтехника» берләшмәсенең мастер Дамир Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге «Стройсервис» бригадасы төзүчеләре быел апрель аенда сала башлаганнар иде. Ярты ел дигәндә инде ул үзенең ишекләрен ачты. Дамир Карадуган кешесе. Кайбер җепләре аша Түбән Кенәгә дә барып тоташа. Үзәкнең шулай тиз, нык, матур итеп сафка бастырылуында бәлки шушыларның да йогынтысы булгандыр. Биредә клуб та, медицина хезмәте күрсәтү пункты да, китапханә дә бар. Инде шушыларның авыл халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтүләрен оештырырга гына кирәк. Һәм ул булыр да. Бу төбәктә мәдәният җанлы, актив, тырыш халык яши. Моннан Җәваһирә Сәләхова, Римма Ибраһимова кебек талантлар үсеп чыкты. Һәм бүген дә аларны дәвам итүче яшь талантлар үсеп килә. Үзәкне ачу тантанасыннан соң булган концертта авыл эшчәннәре моны үз чыгышлары белән расладылар.
Түбән Кенә халкы мондый матур бинага лаек халык. Бу үзәк буш тормас, халык аннан рәхәтләнеп файдаланыр, дип ышанам диде муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин үзәкне ачу тантанасында. Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап төзелгән мемориаль обелиск пөхтәләп киртәләп алынган, чәчәкләр һәм үләннәр чәчелгән үзәк террито-риясенә үзгә бер ямь биреп тора. Монысын «Игенче» хуҗалыгы, авыл халкы, аның эшмәкәрләре ярдәме белән эшләгәннәр. Моның өчен аларга Карадуган җирле үзидарәсе җитәкчесе Шамил Низамиев зур рәхмәт белдерде. Пенсиядәге укытучы Мәдинә Сәмигуллина авыл халкы исеменнән чыгыш ясап, хөкүмәткә, район һәм җирле җитәкчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Республика Мәдәният министрлыгыннан килгән вәкил, мәдәният елында шушындый мәдәни үзәкләр төзүгә зур игътибар биргәннәре өчен район җитәкчелегенә олы хөрмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Түбән Кенәдә төзелгән әлеге матур үзәккә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250