Диспансеризация 21 яшьтән башлап, өч елга бер мәртәбә үткәрелә.
Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда яшәү рәвеше һәм кешенең гадәтләре дә зур роль уйный. Авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм аларның таралуына юл куймауда иң нәтиҗәле чара - диспансеризация. Диспансеризация комплекслы чараларны үз эченә ала. Анда яшь үзенчәлегенә карап, белгечләр кабул итә, диагностик тикшерүләр үткәрелә. Һәм болар барысы - бушлай. Бу чыгымнарны дәүләт үзе күтәрә. Мондый тикшерүләр 21 яшьтән башлап, өч елга бер мәртәбә үткәрелә. Быел аны 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1979, 1976, 1973, 1970, 1967, 1964, 1961, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924нче елда туучылар үтә. Закон нигезендә хезмәт яшендәге кешеләр аны эш вакытында үтәргә хокуклы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев