Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Температура күтәрелгәндә нәрсә эшләргә ярамый?

Саулык сынатуның беренче билгесе ул. Ул күтәрелгәндә бөтен гәүдә сызлый, күзләр әчетә, калтырата…

Сүзебез тән температурасы турында. Ул күпме булырга тиеш? Градусник 35,5 градус күрсәтсә, чаң сугарга кирәкме?

Республика клиник хастаханәсе табиб-терапевты Анастасия Яковлева тән температурасына бәйле сорауларыбызга җавап бирде.

— Температура нинди чирләр вакытында күтәрелә? Әгәр тән температурасы даими рәвештә 37 градустан югары чиктә сакланса, чаң сугарга кирәкме?

— Температура тәннең җылылык күрсәткече санала. Аның югары булуы — үзе үк чаң сугарга җирлек. Ул даими рәвештә сакланса, бигрәк тә. Кичекмәстән аның күтәрелүенә китергән төп сәбәпне эзләргә — табибка күренеп, анализлар тапшырырга кирәк. ОРВИ, бронхит, пневмония кебек чирләр вакытында тән температурасы күтәрелү гадәти күренеш санала. Бактериаль, вируслы, паразитар, аутоиммун авырулар, яман шеш, ВИЧ, аллергия, сепсис (кан ялкынсыну) вакытында, эчәклектә, калкансыман биздә хилафлыклар булганда да температура югары була. Даими рәвештә стресс, невроз халәтендә яшәгән кешенең, хатын-кызларның климакс, йөклелекнең беренче триместры чорында да температура даими күтәрелә ала.

— Бүген температураны терекөмешле градусник белән генә түгел, авыз, маңгай, колакка куела торган махсус җиһазлар ярдәмендә дә үлчәп була. Аларның кайсы төгәлрәк күрсәтә?

— Хәзер аларның барысы да нәтиҗәле. Өлкәннәр өчен элек-электән кулланылган терекөмешле градусник яхшы санала. Ул балаларның тән температурасын үлчәү өчен дә кулланыла. Моннан тыш сабыйлар өчен чыгарылган электрон, имезлек сыман термометр да төгәл үлчи.

— Кайчак градусник кеше өчен норма саналган 36,6 градустан да түбәнрәк саннар күрсәтә. Бу ни сәбәпле шулай? Әйтик, тән температурасы 35,5 градус булса, хәвефләнергә кирәкме?

— Вегетатив кан тамырлары дистониясе, калкансыман биз, Адиссон авыруы (гипотериоз) вакытында, кандагы глюкоза күләме азайганда (гипогликемия), гемоглобин түбән булганда, бөер өсте бизләре дөрес эшләмәгәндә дә температура бик түбән була.

— Температура күтәрелгәндә нәрсә эшләргә ярамый?

— Андый чакта иң беренче чиратта азрак хәрәкәтләнергә, физик эш-күнегүләрдән тыелып торырга кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк чиста, җылы су эчәргә тырышыгыз. Алай эшләгәндә температура тизрәк төшәчәк. Бүлмәне җилләтеп, салкын компресс ясау да температураны төшерергә ярдәм итәчәк. Температура югары булганда мунча, кайнар ванна керергә, спирт белән компресс ясарга ярамый.

— Температура нинди чиккә җиткәч, аны дарулар ярдәмендә төшерергә рөхсәт ителә?

— Температура күтәрелгәндә, вирус һәм бактерияләр акрынрак үрчи башлый. Әмма ул 38,5 һәм аннан да югарырак чиккә күтәрелгәч, аны тиз арада төшерергә кирәк. Юкса, җитди өзлегүләр башланырга мөмкин.

— Күпләр температураны халык медицинасы ысуллары ярдәмендә төшерергә тырыша. Аларга ни диярсез?

— Температураны махсус дарулар ярдәмендә төшерүдән дә яхшысы юк. Халык медицинасы алымнарының, бигрәк тә составында шикәр булган төнәтмә-ризыкларның әллә ни файдасы юк. Шифасы булмаудан тыш әле алар аллергия дә китереп чыгарырга мөмкин.

Температура күтәрелгәндә ничек тукланырга?

Ашарга ярый:

яшелчә/җиләк-җимеш
чиста су, газсыз су, яшел чәй, яңа сыгылган сок
шулпа, парда пешкән ризыклар
җиңелчә ит, балык ризыклары
кузаклылар

ярамый:

кыздырылган/майлы ризыклар
каһвә/исерткеч эчемлекләр
ысланган/тозлы ризыклар
сөт
ярымфабрикат ризыклар
фасоль


Чыганак

Динә Гыйлаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев