Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Температурам ник түбән?

Кайбер кешеләр өчен аз гына түбәнрәк температура гадәти хәл. Әмма кинәт тән температурасы түбәнәйгән очракта табибка күренергә кирәк.

Минем температура түбәнрәк, авырганда да бик сирәк күтәрелә. Үзем гел туңам. Нигә шулай була икән?

Табиблар түбән температура яки гипотермияне 35 оСтан түбән булганда куя. 

Кайбер кешеләр өчен аз гына түбәнрәк температура гадәти хәл. Әмма кинәт тән температурасы түбәнәйгән очракта табибка күренергә кирәк.

Гормональ тайпылышлар аркасында тән температурасын көйләү бозыла. Гадәттә, калкансыман биз авыруларыннан интегүчеләр башкаларга кызу булганда да туңуга зарлана. Калкансыман биз күбрәк гормоннар бүлеп чыгарган саен, тән температурасы югарырак күтәрелә һәм киресенчә. Шулай ук бу анемия, канда шикәр нормадан ким, дистония билгесе булырга да мөмкин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев