Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Температураны ничек төшерергә?

Табиб коронавирус белән авырганда бик яхшы ысул барлыгын әйтте.

Телетапшырулар алып баручы һәм табибә Елена Малышева Беренче канал эфирында коронавирус вакытында температураны ни өчен парацетамол белән төшерергә кирәклеген аңлатты.

Ул әлеге препаратның универсаль булуын билгели. "Парацетамол бөтен кешегә дә туры килә. Иң мөһиме — ул йөкле һәм бала имезүче аналарга да рөхсәт ителгән", — дип аңлата Малышева.

Медик билгеләп үткәнчә, парацетамол — температура төшерә торган препарат, аның хәвефсезлеге йөкле хатын-кыз һәм бала өчен "иң югары критерий белән расланган", дип яза Кызыл таң.

Шул ук вакытта ул 12 яшьтән кечерәк балалар өчен аспиринның куркыныч булуы турында кисәтә. "Температураны төшерү өчен аны биргәндә көзән җыерырга мөмкин ", — дип аңлата табибә.

Малышева өлкәннәргә дә, балаларга да ибупрофен эчәргә була, дип тә өсти.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр температура