Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Тереләсе килү теләге көчле иде»...

–«Кызыл зона»га эләккәндә минем инде сөйләшерлек, җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде. Ярый әле, анда бер җирдә дә чират торасы түгел. Килеп керүгә, табиб кабул итте.

Салавыч Сәрдегәнендә яшәүче бертуганы авырып киткәч, хәлен белергә бара Нурания апа. Үзенчә саклык чаралары да күрә. Дөрес, ул чакта әле апасында ковид булганын белмиләр. Берничә көннән тесты уңай кайта. «Әй, аннан соң да бардым шул. Иярер дип уйламадым да, – ди ул. – Янында утырып, үземчә чәйләр эчертеп, сөйләшеп, хәлен белеп кайттым»...

Икенче көнне инде үзенең температурасы күтәрелә. Башта 37 градус була, аннан 38, 39... Бер атна буе температурасы төшмәгәч, туганы «Ваш доктор»га алып төшә, тест бирдертә. Озак көтәргә туры килми, анализы ике көн эчендә әзер була: тесты уңай күрсәтә... Ул чакта әле районда компьютер томографы булмый, ашыгыч ярдәм машинасы Сабага алып китә. Үпкәләре 15-20 процент зарарланган булып чыга. Астма авырулы кеше буларак, сулыш алуы сәгатьләп авырлаша. Шунлыктан район үзәк хастаханәсенә салалар. «Кызыл зона»да дәваланып чыккач, газета хәбәрчебез сорауларына җавап биреп, менә ниләр сөйләде ул:

–«Кызыл зона»га эләккәндә минем инде сөйләшерлек, җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде. Ярый әле, анда бер җирдә дә чират торасы түгел. Килеп керүгә, табиб кабул итте. Бөтенесе саклагыч киемнәрдән: битлек-комбинезоннан, беренче күргәч, куркыныч та булып китте. Каршы алган табибым  чит җирләрдән килсә дә, инде тәмам Балтачныкы булып беткән, бик күпләрнең хөрмәтен яулаган хирург Сәидәхмәд Гаипназар улы Гаипназаров булып чыкты. Ул бик җентекләп барысын сорашты. Палатага кереп, биш минут та үтмәгәндер, шәфкать туташлары янымда солдатлар кебек йөгерешә башлады: шул арада система куйдылар, сатурацияне үлчәделәр, уколлар кададылар... Башта аларны уйларлык хәлем булмады. Соңыннан инде анда эшләүчеләргә шаккатып яттым. Аларның игътибары бөтен кешегә дә җитә. Һәр авыру янында табибы да, шәфкать туташлары да бөтерелеп кенә йөри. Барысы да шулкадәр ипле, шулкадәр әйбәтләр... Иренмичә барысын аңлаталар. Махсус битлек астыннан ни хәлләр күрәләр, ничек тамырны табып, укол кадыйлар икән дим...

Ковидның иң куркыныч  ягы – ул кешедәге хроник чирләрне көчәйтә, кемнең кай җире авырта – иң башта шунда «суга» икән. Туган апамда җиңел формада узса да, ул бер инсульт кичергән иде инде, ковид белән авырганда аңа микроинсульт булды, бер аягы йөрми башлады. Ә болай ул бер атна тирәсе генә авырып, өйдә дәваланды. Минем исә астма булганлыктан, хәлләр шактый катлауланды.

Санаулы көн эчендә ике як үпкә дә 30 процентка зарарланган булып чыкты. Туганым: «Апа, кайгырма, Соловьев алып чыга сине. Ул бик шәп табиб», – дип өметләндерде. Аңа кадәр әлеге Улисьял егетенә – Феликс Валерьевич Соловьевка эшем төшкәне юк иде. Ул, чыннан да, зур хәрефтән язылырга лаеклы табиб икән. Көне-төне шунда кунып эшли, ял көне дип тә тормый. Үзе ипле, үзе белемле, үзе һәр кеше белән якын итеп сөйләшә. Саф татарча! Аның тавышын ишетүгә, ул палатага килеп керүгә үк, үзеңә хәл кереп китә. «Балтач халкына игелек күрсәтер өчен кайткансың икән, энем», –дидем азактан. Биредә эшләүче өченче табиб – данлыклы укытучы Рәхил Харисовичның оныгы, Балтач егете Адель Җаббаров та шулай ук искиткеч тырыш табиб. Ул да авыруларның ышанычын, ихтирамын яуларга өлгергән инде. Бу өч табибның ничек эшләгәнен, аларның ярдәмчеләре булган шәфкать туташларының – барысының да исемнәрен дә белмим, гафу итсеннәр (Гөлгенә, Рәмзияләрне генә беләм), санитаркаларның куйган хезмәтләрен санап, сөйләп, язып бетерә торган түгел. Чын мәгънәсендә кыр госпиталендә, фронтның алгы сызыгында кебек алар барысы да.

Иң авыры тәүлекнең 16 сәгатен корсакта яту булды. Калган вакытта бераз ял итеп, ян-якка борылырга ярый, әмма чалкан ятасы түгел. Күз алдына китерегез: бөтен кеше кислород битлегеннән, капланып яткан... Бер кешенең бер кешедә гаме юк. Коридорга чыгам дигән кеше дә, башкалар белән, хәтта танышлар белән сөйләшәм дигән кеше дә юк. Бөтен кешене дә бер төсле итә торган авыру бу. Әмма бөтенебездә дә тереләсе килү теләге бик көчле: барыбыз да табиблар кушканнарны төгәл үтәргә тырыштык. Безнең палатада дүрт кеше иде, шөкер, барыбыз да терелеп чыкты. Хирургиягә дәваланырга кергән 83 яшьлек әбине дә, тесты уңай булгач, безнең янга төшерделәр. Аның яныннан да китмәделәр инде. Ковидын да дәваладылар, хирургия юнәлешендәге дәвасын да өзмәделәр.

Баштагы алты көндә мин дә кислород битлеге астында яттым. Анысын һәр авыру янына кертеп куялар. Бераз ял итеп алырга, салып торырга да, кияргә дә була.

Авыручылар өчен иң зур бүләк – мин дәваланган чорда хастаханәгә компьютер томографы кайтты. Аңа кадәр бөтен кеше 60 километрга Сабага йөрде бит. Ә монда алып керәләр дә, карап чыгаралар да. Чират та юк...

«Ашыгыч ярдәм» бүлегендә эшләүчеләрнең дә эше ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен аңладым. Шәфкать туташлары, шоферлары өстендә дә бик зур җаваплылык. Күпме авыруларны башта Казанга, Сабага йөрткәннәр, 4-5әр, аннан да күбрәк сәгать чиратта торып, алып барган авыруларын урнаштыргач кына кайтырга чыкканнар, күпме кешене үлемнән йолып калганнар... Бертуган энем Ансарның да шулар арасында булуы, аңа рәхмәтле кешеләрнең күп булуы белән дә горурландым. Гомер буе миңа ныклы таяныч-терәк булган энем, мин авырый башлагач та, тәмам тынычлыгын югалтты, бик күп ярдәм итте. «Тереләсең, җиңәсең», – дип ышаныч бирергә тырышты. Мине дәвалауга өлеше, хезмәте кергән башкалар белән беррәттән, аңа да чиксез рәхмәтләр әйтеп яшим. Бөтенесен җиренә җиткереп оештырган кешеләргә дә зур рәхмәт.

Авырый башлауга, вакытында ник прививка ясатмадым икән дип бик үкендем. Дөрес, ясатканнар да авырып, безнең белән ятты. Әмма алар җиңелрәк кичерде кебек.

Башта, хәлем авыр вакытта, куркасы дип тә белмәдем, күңелдә бу авыр халәт үтсен, бу газаплар тизрәк бетсен дигән теләк кенә иде. Ә менә терелә башлагач, ниләр кичергәнеңне кабат күңелеңнән үткәрәсең дә, чын-чыннан азагы турында уйлана башлыйсың. Әле бит авырдым да бетте түгел, минем очракта өчтән бере зарарланган ике як үпкәнең дә акрынлап булса да элекке хәленә кайтасы бар. Реабилитация срогы ике айдан ярты елга кадәр диделәр. Ярый әле, рәхмәт төшкере, өйгә кайтып киткән чакта табибларым бик күп киңәшләр, дәвалар бирделәр. Өйгә кайту әле ул терелеп беттем дигән сүз түгел шул. Көндәлек даруларны эчәргә, саклык чараларын да күрергә кирәк. Бу авыру шикәрне дә күтәрә икән, күпләр хәзер шуннан интегәбез ди.

Бездәге «кызыл зона» хастаханәнең балалар тудыру бүлегенә урнашкан. Шуннан чыккан чакта күңелемә бер теләк килде: «И, минәйтәм, кайчандыр шушында хатын-кызлар бала тапкан, бала тудыру, әни булу бәхетенә сөенгән. Бу замана  чире бетсен, юкка чыксын иде дә бу коридорлар кабаттан яңа туган сабыйлар авазына күмелсен иде дим». Ә әлегә анда көрәш бара. Тормыш өчен көрәш. Авыручыларга тизрәк терелергә, анда эшләүчеләргә бу сынауны тиз арада уңышлы үтәргә язсын иде. Авырмаучыларга бер генә теләгем бар: сакланыгыз! Бу битарафлыкны гафу итә торган авыру түгел, бик мәкерле һәм катлаулы чир. Үзегезне дә, якыннарыгызны, тирә-юньдәгеләрне дә саклагыз...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус кызыл зона