Тез нилектән авырта?
Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да тез авыртуны кичермәгән кеше бар микән? Әле менә эштәгеләр белән дә шул хакта сөйләшеп алдык. “Соңгы елларда тезен уып, аксап йөрүчеләр бик күбәеп китте шикелле. Олы кешеләр булса, аңлашыла инде. Япь-яшьләр дә шуннан зарлана бит!” – дип аптырый хезмәттәшем Зөлфия. Үземнең дә ул яктан тәҗрибә зур, дәвалану курсын күптән түгел генә тәмамладым. Кыскасы, актуаль мәсьәлә инде.
Буыннар авыртуның сәбәпләре, дәвалау ысуллары турында медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб Наилә Латыйпова белән сөйләштек .
Тез – кеше организмының иң катлаулы буыннарының берсе. Өстәвенә аңа бертуктаусыз авырлык та төшә. Шушы ике фактор аны бик тиз зарарланучан итә дә инде.
Сәбәпләре
* Тездәге авырту һәр очракта да ниндер чир билгесе булып тормый. Мәсәлән, яшүсмерләрнең буыннары авыртучан була. Чөнки ул яшьтә балалар тиз үсә, ә кан тамырлары сөякләрдән соңрак җитлегә. Яшүсмерләрнең буыннары шул сәбәпле авырта.
* Сәламәт өлкән кешенең тезендә авырту әлеге буынга артык күп авырлык төшүдән дә барлыкка килергә мөмкин. Андый хәл спортчыларда еш була.
* Тез буынында авырту китереп чыгара торган чирләр исә бик күп. Бүген аларның берничәсен санап китү белән генә чикләнербез. Тезне бәрү, мениск зарарлану (җәлпәкләнү, ертылу), сеңерләр өзелү яки ялкынсыну, тез капкачы чыгу. Бурсит – буын сумкасына артык күп сыеклык җыелу, артрит – буын ялкынсыну, артроз – кимерчәк тузу, синовит – буынның эчке ягындагы синовиаль сүрү ялкынсыну, Гофф авыруы – буынны әйләндереп алган май тукымасының үзгәрүе һәм зарарлануы, остеопороз – сөякнең структурасы үзгәрү… Остеомиелит һәм туберкулез кебек аруча куркыныч чирләр дә авыртуның сәбәпчеләре була ала.
* Бу сәер булып тоелыр, тик чыннан да шулай: эчәклек ялкынсынуыннан интегүчеләрнең күбесенең буыннары да сызлый. Шуңа күрә ревматология бүлегенә буын авырту аркасында эләккән пациентларның эчәкләрен тикшерәләр, колоноскопия ясыйлар.
Буыннар белән эчәклек арасындагы бәйләнеш бер гасыр элек үк ачыкланган булса да, буыннарның ашкайнату-эчәклек системасындагы ялкынсыну процессына бәйле рәвештә барлыкка килә торган авыртуын бары тик 1960 елда гына артритның мөстәкыйль формасы итеп карый башлаганнар.
Ревматоид артрит
2013 елда Америка табибы Хосе Шер шуны ачыклаган: ревматоид артрит белән чирләүчеләрнең эчәклегендә Превотелла копри дип аталучы бактерия башка сырхаулар белән чагыштырганда күбрәк очрый икән. Бу бактерияләр иммунитет эшчәнлегенә үзгәреш кертә һәм аны көчсезләндерә.
Диагноз кую өчен кан анализы яисә буын эчендәге сыеклык тикшерелә. Шулар нигезендә, чирле кешедә С-реактив аксым күрсәткече һәм СОЭ күтәрелгәнлеген, анемия, лейкоцитоз, тромбоцитоз барлыгын билгелиләр. Ә кул-аяк буыннарын рентгенга төшергәч, буын тирәсендәге тукымаларның шешкәнлеге күренә, тик буыннар өслеге ашалып кермәгән була.
Барыннан да ешрак аяклар зыян күрә: артрит тездән башлана. Аннары авырту тубыкка, иңбашына һәм бүтән буыннарга тарала. Кечкенә буыннарда бу чир сирәгрәк күзәтелә. Артрит күчеп йөри торган да булырга мөмкин (монысы – эчәклектә Крон чире булганда).
Реактив артрит
Бу чирне сидек куыгында, җенес әгъзаларында була торган йогышлы авырулар – гонорея, уреоплазма, хламидияләр китереп чыгара (без бу хакта узган ел тәфсилләп язган идек инде. – Ред.) Шулай ук эчәклек авырулары – сальмонеллез, дизентерия дә үз өлешләрен кертә. Реактив артрит вакытында ялкынсыну процессы тез буынын гына түгел, аның янындагы сеңерләрне, башка буыннарны, хәтта күзләрне дә зарарлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев