Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тирәсендә коронавирус белән авыручылар булу сәбәпле, Владимир Путин үзизоляциягә китә

Дәүләт башлыгы янындагы кешеләрдә коронавирус ачыкланган.

Россия Президенты Владимир Путин үзизоляция режимына күчә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы янындагы кешеләрдә коронавирус белән авыручылар ачыкланган. Шуңа күрә Путин үзизоляциягә режимын үтәргә тиеш, дип аңлатканнар Кремльдә.

«Россия Президенты Владимир Путин Таҗикстан Республикасы башлыгы Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләште. Путин үзе янындагы кешеләрдә коронавирус ачыклану сәбәпле, билгеле бер вакыт дәвамында үзизоляция режимын үтәргә тиеш булуын әйтте», — диелә Кремль хәбәрендә.

Янында Covid-19 белән авыручылар булса, Путин үзе дә карантинга китү ихтималын кичә әйтте.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус