Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үткән тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 91 очрагы теркәлгән

Covid-19 йоктыручылар саны буенча беренче урында — Казан — 56 очрак.

(Казан, «Татар-информ», 1 гыйнвар). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 91 очрагы теркәлгән. Дүрт кеше әлеге вирусны республикадан читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«23 кеше хастаханәгә яткырылды, 68 кеше өйләрендә дәвалана», — дип хәбәр итәләр министрлыктан.

Коронавирус белән авыручыларның алтысы — яшүсмерләр. Иң күп — 31 очрак — 30-50 яшьлекләр арасында теркәлгән. Шулай ук 80 яшьтән олырак өч кешедә дә коронавирус табылган.

Covid-19 йоктыручылар саны буенча беренче урында — Казан — 56 очрак. Районнар арасында иң зур күрсәткеч — Түбән Камада — анда биш кеше авырган.

Коронавирус таралган чордан республикада барлыгы 13 375 очрак теркәлгән. 10,7 меңнән артык кеше терелгән, аларның 19ы — үткән тәүлектә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19