Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тәүлек эчендә Татарстанда 44 кеше коронавирус йоктырган

Үткән көн эчендә медицина хезмәткәрләре 38 Covid-19 белән авыручыны терелткән.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Үткән тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 44 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән килгән, кырык өче — контакт рәвешендә күчкән, дип Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«10 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана», — ди матбугат хезмәте.

Авыручыларның күбесе 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәр, алар 14 кеше. 60 яшьтән 70 яшькә кадәр булганнар әзрәк, алар 13 кеше.

Зарарланганнарның күбесе Казанда табылган, биредә 19 кеше авырый. Калган муниципалитетлар арасында бу күрсәткечләр буенча Түбән Кама районы Covid-19 эләгүнең биш очрагы белән беренче урында.

Буа, Лаеш һәм Питрәч районнарында өчешәр авыручы табылган, Чаллы һәм Бөгелмә районнарында — ике, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Тукай һәм Теләче — берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда 8 мең 506 кеше авырган. Аларның 7,5 меңнән артыгы терелгән. Шул исәптән үткән тәүлек эчендә 38 кеше дәваланган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Маскаларыгызны киеп йөрергә онытмагыз.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19