Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Төнгелеккә бал ашагыз!

Бал ашказаны эшчәнлеген җайга сала, шулай ук матдәләр алмашын яхшырта

ТӨНГЕЛЕККӘ БЕР КАШЫК БАЛ 
бик күп проблемалардан азат итәргә мөмкин икән 
 
1. ЙОКЛАП КИТӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘ. Бал нерв системасын бик яхшы тынычландыра һәм мелатонин гормоны эшләп чыгарырга ярдәм итә. Ул тыныч йокы өчен җавап бирә һәм йокы вакытында күзәнәкләрне яңарта. Йоклар алдыннан 1 аш кашыгы бал ашасагыз һәм бер стакан ромашка чәе эчсәгез, стресс сезгә куркыныч түгел. 
 
2. АРТЫК МАЙЛАРНЫ ЯНДЫРЫРГА БУЛЫША. Соңгы тикшеренүләр даими рәвештә бал кулланучы кешеләрнең артык килограммнардан арынуын исбатлады. Бал, бигрәк тә аның белән шикәрне алыштырсаң, метаболизмны яхшыртуга ярдәм итә. Физик күнегүләр вакытында сезгә калорияләрне яндыру 10 тапкыр җиңелрәк булачак. 
 
3. БАВЫРНЫ ЯҢАРТА. Бу орган нәкъ менә йокы вакытында тергезелә. Ә бавырны савыктыруны һәм детоксикацияләүне тизләтү өчен балны тигез пропорцияләрдә кабак суты белән катнаштырыгыз һәм көн саен шушы сутны эчегез. 
 
4. ОРГАНИЗМНЫ НЫГЫТА. Бал, витаминнар һәм микроэлементлар чыганагы буларак, иммунитетны ныгыта. Төнгә бал белән сарымсак — сезнең сәламәтлегегезне ныгыта торган менә дигән чара ул. Бу кадәр нәтиҗәле эшләүче бер генә фармацевтика препараты да юк. 
 
5. АЛЛЕРГИЯ вакытында киңәш ителә. 
Анда иммунизация тәэсиренә ия төрле микроэлементлар бар.(*балның үзенә аллергия булмаса) 
 
6.ТЫНЫЧЛАНДЫРА. Неврозларны, депрессияне һәм йокысызлыкны дәвалаганда ярдәмче чара буларак тәкъдим ителә. 
 
7. АШКАЙНАТУ системасында яра, энтерит һәм башка авыруларны дәвалауда ярдәм итә. 
Бал ашказаны эшчәнлеген җайга сала, шулай ук матдәләр алмашын яхшырта. 
 
8.Үзенең ялкынсынуга каршы үзлекләре аркасында СУЛЫШ системасын тынычландыра. 
 
9.КАН ӘЙЛӘНЕШЕНӘ уңай йогынты ясый. Яшел чәй кебек үк, ул коронар тамырларны киңәйтә, кан әйләнешен җайга сала һәм кан басымын төшерә. 
 
10.Организмны ныгыта , ТАБИГЫЙ АНТИБИОТИК булып тора. 
 

Автор: Гөлия Мөгаллимова 
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/

Фоточыганак: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев