Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Төбәкара клиник диагностика үзәге (МКДЦ) табиблары Балтачта нишләгән? (фото)

Төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары — Балтачта

Күптән түгел район үзәк хастаханәсенә Төбәкара клиник диагностика үзәге (МКДЦ) табиблары: баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире, табиб-нев-ролог, республикада инсульт белән авыручыларга ярдәм итүче «Зәңгәр тасма» фонды президенты Тимур Демин, өченче кардиология бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Илдар Хәбибуллин, невролог, табиб-реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Старостина килде.

Спикерлар табиб һәм фельдшерлар, аларның ярдәмчеләре, пациентлар өчен оештырылган белем бирү чарасында йөрәк-кан тамырлары авырулары, аларны булдырмау, инсульт кичергән кешеләрне амбулатор дәвалау юллары, аз мобильле пациентларга тернәкләндерү чаралары турында яхшылап аңлатты.

— Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан, ел башыннан безне төрле берләшмәләргә бүлделәр, — дип, үзара эшчәнлеккә аңлатма бирде Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев. — Казан артының сигез районы, шул исәптән без дә МКДЦга беркетелдек. Районда үлем очракларының яртысыннан артыгы йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына бәйле. Шуңа күрә, төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары белән хезмәттәшлек итү йөрәк-кан тамырлары чирләрен вакытында кисәтергә, яңача дәвалау ысуллары белән пациентның гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Хәзер авыруны клиниканың үзенә юллап савыктыруда да тоткарлыклар һәм проблемалар юк, андый мәсьәләләр тиз арада хәл ителә, ягъни сәламәтлеге кискен хәлдәге авыруны үзләре белән үк тә алып китәргә мөмкиннәр. Әлеге проект кысаларында төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары тарафыннан методик һәм практик ярдәм максатчан алып барыла, шуңа күрә район халкының сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә эшләүдә дә файдасын күрәбез.

Кан басымының югары, физик активлыкның түбән булуы, дөрес тукланмау, тазару, тәмәке тарту, шикәр диабеты — инсульт һәм инфарктка китерергә мөмкин булган факторлар. Әмма кеше үзе тели икән, боларны үзгәртергә мөмкин. Билгеле булганча, инсульт ул — баш миенең зыян күрүе. Аның төп билгеләре булып йөзнең бер ягы икенчесенә ошамау, аяк-куллар хәлсезләнү, сөйләшү бозылу тора. Тиз арада ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтү авыруның савыгуын күпкә тизләтәчәк, — диде табиблар һәм артериаль гипертония, йөрәкнең ишемик авыруы булганда кан басымын дөрес итеп үлчәргә өйрәтте, махсус дәфтәр алып, анда язып барырга киңәш иттеләр.

Шулай ук табиблар гомуми кан, сидек, канга биохимик анализлар бирү, йөрәккә УЗИ, ЭКГ ясау, күзләрне тикшертүнең мөһимлеген дә ассызыклады. Инсульт кичергән кешеләрне дөрес итеп тәрбияләү, тукландыру, алар белән тернәкләндерү чаралары уздыра белү дә кирәк. Бу хакта дәвалау физкультурасы табибәсе Гүзәл Старостина тәфсилләп сөйләде. Тернәкләнү чараларын авыруның көчәйгән вакытында гына түгел, ә амбулатория этабында да башкару мәслихәт. Алай эшләгәндә, инсульт кичергән кешеләр якыннарының ярдәме белән тулы канлы тормышка тизрәк кайта ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев