Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары — Балтачта (фото)

Төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары Балтач үзәк хастаханәсе табиблары белән берлектә эшли

Күптән түгел район үзәк хастаханәсенә Төбәкара клиник диагностика үзәге (МКДЦ) табиблары: баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире, табиб-невролог, республикада инсульт белән авыручыларга ярдәм итүче «Зәңгәр тасма» фонды президенты Тимур Демин, өченче кардиология бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Илдар Хәбибуллин, невролог, табиб-реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Старостина килде.

Спикерлар табиб һәм фельдшерлар, аларның ярдәмчеләре, пациентлар өчен оештырылган белем бирү чарасында спикерлар йөрәк-кан тамырлары авырулары, аларны булдырмау, инсульт кичергән кешеләрне амбулатор дәвалау юллары, аз мобильле пациентларга тернәкләндерү чаралары турында яхшылап аңлатты.

— Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан, ел башыннан безне төрле берләшмәләргә бүлделәр, — дип, үзара эшчәнлеккә аңлатма бирде Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев. — Казан артының сигез районы, шул исәптән без дә (МКДЦ)га беркетелдек. Районда үлем очракларының яртысыннан артыгы йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына бәйле. Шуңа күрә, төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары белән хезмәттәшлек итү йөрәк-кан тамырлары чирләрен вакытында кисәтергә, яңача дәвалау ысуллары белән пациентның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Хәзер авыруны клиниканың үзенә юллап савыктыруда да тоткарлыклар һәм проблемалар юк, андый мәсьәләләр тиз арада хәл ителә, ягъни сәламәтлеге кискен хәлдәге авыруны үзләре белән үк тә алып китәргә мөмкиннәр. Әлеге проект кысаларында төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары тарафыннан методик һәм практик ярдәм максатчан алып барыла, шуңа күрә район халкының сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә эшләүдә дә файдасын күрәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев