Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тозлы кыяр ашагыз!

Табиблар вирусларга каршы ярдәм итүче ризыкларның исемлеген тәкъдим иткән.

Табиблар эчәклекнең сәламәт флорасын саклауга һәм организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы саклану механизмнарын активлаштыруга ярдәм итәчәк ризыкларны атаган.

Табиблар киңәше буенча, организм өчен пробиотик ризык алу бик мөһим. Бу файдалы матдәләр махсус препаратларда гына түгел, кайбер гадәти ризыкларда да бар.

Мәсәлән, шикәр һәм артык өстәмәләр салынмаган гадәти натураль йогурт файдалы. Ризыкның яңа эшләнгән булуы мөһим, ул чакта анда эчәклекнең нормаль эшләве өчен кирәкле әчкелтем сөт бактерияләре күбрәк була. Кефирда да бик күп пробиотиклар булуы билгеле.

Табиблар, шулай ук, рационга тозлы кәбестә һәм кимчи кертергә киңәш итә. Аларда эчәкләр өчен кирәкле клетчатка һәм иммунитет өчен витаминнар күп. Өйдә тозлаган кыярда да пробиотикларның күп булуы ачыкланган. Кибеттә сатылучы тозлы кыярда исә алар бөтенләй юк икән.

Сырлар арасында моцарелла, чеддер, гауда һәм пармезан сортлары пробиотикларга бик бай.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев