Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ТР кайнар линиясенә Cоvid турындагы сораулар белән көнгә 1200 тапкыр мөрәҗәгать итәләр

ТР кайнар линиясенә Cоvid турындагы сораулар белән көнгә 1200 тапкыр мөрәҗәгать итәләр 122 номерына шалтыратып, рус һәм татар телләрендә консультация алырга була122 номерына шалтыратып, рус һәм татар телләрендә консультация алырга була

Татарстанлыларның коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча кайнар линиягә шалтырату саны алты тапкыр арткан һәм көненә 1200гә җиткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың икътисад министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.

"Әгәр элек модернизацияләүгә кадәр кайнар линиягә көн саен халыктан уртача ике шалтырату килгән булса, хәзер бу сан бер меңнән артып китә. Мәсәлән, бу ял көннәрендә генә дә операторлар татарстанлылардан 1 200 шалтырату эшкәрткән", - дип хәбәр итте Яковлев.

Ул искәрткәнчә, коронавирус йогышы буенча татарстанлыларны консультацияләү өчен "Кайнар линия" агымдагы елның мартында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелде. Ноябрь аенда ТР цифрлар министрлыгы аны яңартты. Хәзер аңа 122 номеры буенча шалтыратырга була.

«Әлеге өч урынлы номерны керткәннән соң, кайнар линиягә мөрәҗәгать итүчеләр саны шактый артты. Алга таба без „03“ һәм „122“ хезмәтләренең шалтыратуларны оператив кабул итү өчен поликлиникалар белән турыдан — туры телефон элемтәсен оештырырга планлаштырабыз», - дип өстәде министр урынбасары.

Рус һәм татар телләрендә консультацияне элекке кебек эш вакытында гына түгел, тәүлек буе алырга була. Моннан тыш, контакт-үзәк операторлары саны артты. Хәзер халыкка 50гә якын кеше, шулай ук Лилия - телефон роботы консультация бирә.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия коронавирус ковид-19