Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы: республикада Covid-19дан вакцинага сорау арткан

Татарстанда коронавируска каршы вакциналауга ихтыяҗ арту күзәтелә, әмма ковидка каршы прививкаларга кытлык юк.

Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

"Халык, ниһаять, вакцинацияләүнең мөһимлеген аңлады. Бөтен республика буенча процесс бик актив бара, әмма препаратка кытлык турында сүз бармый», — дип ышандырды ул.

Белгеч сүзләренә караганда, татарстанлылар узган атнада активрак булган, көн саен 18 меңгә якын прививка ясатканнар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанга «Спутник V», «КовиВак» һәм «Эпиваккорон» препаратларын китерү даими рәвештә гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта республикада 55 мең доза бар, бер үк вакытта прививкаларның ике компоненты да китерелә.

Лопушов, тулаем алганда, Татарстан буенча дефицит булмаса да, кайбер медицина оешмаларында, чыннан да, препаратларның вакытлыча булмавы күзәтелергә мөмкин, дип өстәде. Бу очракта вакцина оператив рәвештә клиникалар арасында бүленәчәк.

erid: 2VtzqwTSgT9

Уңайлы булсын өчен прививка ясатырга алдан ук язылып була.

"Вакцинацияләүгә язылучыларга медицина оешмаларында өстенлекле тәртиптә хезмәт күрсәтелә. Шуңа күрә әгәр дә сез үз вакытыгызны һәм нервыгызны саклап калырга теләсәгез, язылуыгыз яхшырак", - дип билгеләп үтте Дмитрий Лопушов.

Казанда прививканы метро станцияләре янында һәм эре сәүдә үзәкләрендә урнашкан сигез мобиль прививка пунктының берсендә ясарга була.

Лопухов сүзләренә караганда, якын арада Татарстанга тагын бер вакцина кайтачак.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина ковид-19

erid: 2VtzqwTSgT9