Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты коронавирус вакытында үз-үзеңне дәвалау нәрсә белән куркыныч булуын аңлатты

Препаратларны үз белдеге белән кабул итү нәтиҗәсендә пациентны стационарда дәвалау зарурлыгына китергән очраклар аз түгел.

Яңа коронавирус йогышы вакытында табиб билгеләмичә генә дарулар кабул итү Covid-19 вируслы пневмониягә күчү китереп чыгара. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Диана Габделганиева сөйләде.

«Үз-үзеңне дәвалау проблемасы шунда ки, көчле респиратор вирус инфекциясеннән түбән сулыш юллары зарарлачы пневмонияне профилактикалау алымнары юк. Әмма безнең медикаментоз киртәләребез бар. Дөрес билгеләнгән дәвалаганда, югары сулыш юллары гына зарарланган очтакта Covid-19 пневмониягә күчмәячәк. Күчсә дә, җиңел формага. Ә беренчел дөрес булмаган дәвалану авыр пневмониягә күчү өчен барлык капкаларны да ача", - дип билгеләп үтте спикер.

РКХнең терапевтик хезмәте шефы Диана Габделганиева апрельдән Covid-19 белән авыручыларны дәвалый, аның куллары аша меңнән артык пациент узды. Ул аның практикасында үз-үзен дәвалау куркыныч нәтиҗәләргә китергән һәм госпитализацияләүне таләп иткән очраклар шактый күп булуын әйтте.

«Бу авыру потенциаль фаталь, ул үлем белән тәмамланырга да мөмкин. Бу хакта барысы да яхшы белә", - дип искә төшерде табиб.

Терапевт ассызыклап үткәнчә, Covid-19ны дәвалау өчен стероидларны табиб билгеләмичә генә кабул итү вирусның үрчүенә һәм авыруның агымын көчәйтүгә китерә.

Тулырак: ТИ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус пандемия ковид-19