Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин: «коллективларда пациентларга карата булган дорфалыкка, игътибарсызлыкка, ихтирамсыз мөнәсәбәткә түзмәү шартларын тудыру мөһим»

31 март көнне үткән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе - ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин: «коллективларда пациентларга карата булган дорфалыкка, игътибарсызлыкка, ихтирамсыз мөнәсәбәткә түзмәү шартларын тудыру мөһим».

Һөнәри эшчәнлекләрен башкарганда медицина эшчеләренең җаваплылыгы темасы җәмгыятьтә актуальләшә бара. Гражданнарның хокук саклау органнарына һәм судларга мөрәҗәгать итү саны да арта, сәламәтлек саклау тармагы да моннан читтә калмый. Бу турыда Сәламәтлек саклау ведомство башлыгы Адель Вафин ассызыклап әйттеп узды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев, республиканың хокук саклау, суд органнары вәкилләре катнаштылар. Медицина эшчеләренең һәм медицина оешмаларының хезмәт урынындагы кешеләренең һөнәри җаваплылыгын күтәрү төп мәсьәләгә әйләнде.
Адель Вафин статистика мәгълүматларын китерде. Бүген республикада 50 меңгә якын медицина хезмәткәре, алардан - 14 меңнән артык табиб эшли. Табиблар белән тәэмин ителгәнлек 10 мең кешегә 38,3 не тәшкил итә. Шул вакытта табиблар арасында пенсия яшендәгеләр 22% ны тәшкил итә. Адель Вафин һөнәри компетенция мәсьәләләренә тукталып китте. Ел саен Республика аттестация комиссиясе 1 меңнән артык табибны һәм 3,5 меңгә якын урта буын медицина эшчесен аттестацияли. Белемнәрнең иң югары дәрәҗәсен табиб-аллергологлар (97,5 балл), дерматовенерологлар (95,2 балл), неонатологлар (94,5 балл), суд медиклары (94,05) күрсәттеләр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы инициатива белән чыгыш ясады: белгечлекләре буенча хезмәт стажлары 5 елдан артык булган, ләкин квалификация категорияләре булмаган белгечләрне мәҗбүри аттестацияләүне үткәрергә.
Бүген пациентларга карата булган дорфалыкны, игътибарсызлыкны, ихтирамсыз мөнәсәбәтне без ришвәтчелекнең бер өлеше буларак бәяләргә тиеш, дип әйтте Адель Вафин, коллективларда бу күреншләргә түзмәү шартларын тудыру мөһим. Ул, сәламәтлек саклау оешмаларында әхлак көнен үткәрергә һәм аларда хастаханә персоналын әхлак кагыйдәләрен һәм деонтологияне үтәргә өйрәтергә тәкъдим итте.
Адель Вафин, республикада, җыеп әйткәндә, үзгәрешләрнең кирәклеген аңлаучы һәм белүче, республика халкының бәхете өчен эффектив һәм сыйфатлы эшләргә әзер булучы күп яхшы, намуслы һәм җаваплы белгеч эшли, дип ассызыклады.
Фото: http://peopleandcountries.com/article-927-1.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250