Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Трихинеллез нәрсә ул, ничек булдырмаска

Татарстан Республикасы Россельхознадзор идарәсе хәбәр итүенчә, Лаеш районы җаваплылыгы чикләнгән «Радуга» аучылык хуҗалыгыннан алынган һәм ФДБУ «Татар регионара ветеринария лаборатория»сендә тикшертелгән бер проба кабан итендә трихинеллез авыруы табылган.

Нәрсә ул трихинеллез? Кузгатучы - Trichinella spiralis тѳреннән нематода. Личинка фазасындагы трихинеллалар аркылы полосалы мускулларда, җенси яктан җитлеккәч - кеше һәм терлекләр эчәкләрендә паразитлык итәләр. Ана трихинелла нечкә эчәкләрнеӊ лайлалы тышчаларында тере личинкалар тудырып, алар аннан кан агымы белән аркылы полосалы мускулларга күчәләр. Мускулларда личинкалар спираль рәвешендә элмәкләнеп яталар.

Трихинеллез - дуӊгызларда, ерткыч хайваннарда, аюларда, кимерүчеләрдә була торган кискен яки хроник формада үтүчән авыру, аныӊ белән кеше дә авырый. Кешегә бу авыру пешеп җитмәгән дуӊгыз ите ашау аркылы йога. Шуӊа күрә тѳп һәм мәҗбүри саклык чаралары булып иткә ветеринар экспертиза үткәрү таләп ителә. Барлык дуӊгызларныӊ, кыргый кабаннарныӊ һәм аюларныӊ түшкәләрен, һичсүзсез, трихинеллез авыруы булу-булмавын белү ѳчен тикшерергә кирәк.

Истә тотыгыз! Тиешле булмаган һәм белмәгән кешедән ветеринар тамгасыз алынган ит трихинеллез авыруы йоктыру куркынычына зур сәбәп булып тора.


ДБУ «Балтач районы дәүләт ветеринария берләшмәсе»

Фото: http://www.ecomedufa.ru/dlja-pacientov/poleznaja-informacija/kto-sidit-v-mjase.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250