Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Туберкулез турында нәрсәләр беләбез соң?

Балтачта туберкулезга каршы көрәш айлыгы башланды.

Роберт Кохның туберкулез таякчыгын  тапкан көне истәлегенә ел саен, Бөтендөнья милләтләр оешмасы тарафыннан, туберкулезга көрәш көне үткәрелә. Бу галим хөрмәтенә туберкулез таякчыгын Кох таякчыгы дип тә атыйлар. Роберт Кох узенең ачышы турында 1882 нче елның 24 нче апрелендә игълан итә.

Туберкулез - озакка сузылып, авыр уза торган, йогышлы авыру. Бу чир белән олылар да, балалар да авырый. Ул барлык органнарны да зарарлый, әмма 90% очракта упкә туберкулезы теркәлә.  

Туберкулез бик борыңгы авыру, аның турында 4000 ел элек тә билгеле булган. Бөтендөнья саләмәтлек саклау оешмасы саннарына килсәк туберкулез буген дә  иң күп таралган авыру санала. Ел саен дөньяда 8-10 млн кеше зарарлана,3 млн кеше бу чирдән һаләк була.  

Күргәнегезчә бу бик зур саннар.

Туберкулез белән көрәшүне һәркем үз алдына максат итеп алырга тиеш.

Бу көрәштә иң ышанычлы алым ул – вакцинация үтү. Балаларга тугач та һәм 6-7 яшьтә БЦЖ яки БЦЖ-М ясала.  

Туберкулезны башлангыч чорында ачыклау авыру өчен дә, анын якыннары өчен дә бик мөһим. Чөнки туберкулезның азган формалары тирә-юньдәгеләр өчен дә зур куркыныч тудыра.

Туберкулезны ачыклау һәм иммунитет торышын билгеләу өчен балаларга Манту, Диаскент тестлар кулланыла. Өлкәннәр флюоорографик тикшеренү узарга тиеш.

Бу тикшеренүләрне кешеләр табиблар эше дип тугел,ә бәлки үзләренең,балаларының сәләмәтлеге өчен дип кабул итсә бик дөрес булыр иде.

Сәләмәт тормыш рәвеше алып бару да, туберкулез авыруының төп профилактик чараларының берсе булып кала бирә.

Резидә Хөсәенова,

Гигиена–эпидемиология үзәгенең  

табиб-эпидемилог ярдәмчесе.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туберкулез