Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукталышта туңып үлгән...

Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.

Чиләбедә җәмәгать транспорты тукталышында шәһәр халкы хәрәкәтсез яткан өлкән яшьтәге хатынны табып алган. Ашыгыч ярдәмне шаһитлар чакырткан, әмма табиблар 4 сәгатьтән соң гына килеп җиткәннәр. Аларга үлем очрагын теркәргә генә калган.

Пенсионерның туганнары белдерүенчә, ул даруханәгә барган булган. Тик өйгә кайтып җитә алмаган.

Тикшерү комитеты район буенча тикшерү эше кузгатты. Пенсионер хатынның суыкта озак яту нәтиҗәсендә һәлак булуы да ихтимал.

- Суд-медицина тикшерүе узачак, һәм шуннан соң гына үлем сәбәпләре турында сөйләргә мөмкин булачак, дип белдергән урындагы хокук сакчыларыдип яза Кызыл таң.

 

Фото: kiziltan.ru

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашыгыч ярдәм