Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тынычланырга иртәрәк әле, ковид безнең арада...

Узган тәүлектә Балтачта ике кешедә коронавирус инфекциясе табылган.

Узган тәүлектә Татарстанда 35 COVID-19 яңа очрагы теркәлгән, шуның икесе Балтачта. Барлык очраклар да авыртулар белән элемтә нәтиҗәсе, ягъни элементар гигиена таләпләрен үтәмәүдән. Бүгенгә 12 кеше хастаханәләргә урнаштырылды, 23 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Ковид йоктыручылар республиканың 14 муниципаль берәмлегендә теркәлгән, Казанда – 13, Яр Чаллыда – 8, Лениногорскида һәм Балтачта икешәр, Азнакай, Әлмәт , Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында берәр кеше йоктыруы расланган.

25 апрельгә Татарстанда барлыгы 20 272 COVID-19 очрагы теркәлгән, 17 378 кеше, шул исәптән 5се узган  тәүлектә терелгән.

Берүк, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус ковид-19