Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Укып, уйлансак иде

Чит илләрнең берсендә 93 яшьлек бабай, озак кына авырып, госпитальдә дәвалана. Терелгәч, аңа ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган бер көн өчен түләргә кушканнар.

Бабай елый башлаган. Табиб: “Сез бит күп көннәр аппарат ярдәмендә суладыгыз, без фәкать бер көн өчен генә түләргә кушабыз”, – дигәч, бабай:
–Мин акча түләргә кушкан өчен еламыйм. Бер генә көнгә түгел, бөтен көненә түләргә дә җитәрлек акчам бар. Менә мин 93 ел буе Аллаһның һавасын сулыйм, әлегәчә аның өчен бер тапкыр да түләгәнем булмады. Ә сез госпитальдә ясалма вентилятордан бер көн сулау 5000 евро тора дисез... Аллаһка мин никадәр бурычлы булып чыгам бит дип елыйм, – ди.

Нәсыйхәт кушымтасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев